Минем педагогик осталыгым эссе

Минем педагогик осталыгым» темасына эссе

Мәктәпкә юлым Габдулла Тукай музее яныннан үтүенә дә егерме ел була, ягъни бөек шагыйребезнең нәни эзләрен саклаган Яңа Кырлай авылына килен булып төшүемә бу көннәрдә егерме ел. Шул көннән мине Тукай рухы сеңгән мәктәбебез үзенең җылы кочагына алды. Җылы дим, укыта башлавыма, биредәге олпат укытучылар белән дә, үзем шикелле яшьләр белән дә, укучыларым белән дә уртак тел табып эшләп киттем.

“Сүз башым бит Шүрәле”,- дигәндәй, көн саен Г.Тукай һәйкәле яныннан да үтәм әле. Бөек шагыйребез үзенең урындыгына утырган да карашларын еракка төбәгән. Миңа ул: “Балаларга ныклы белем, тәрбия бир, туган телебезнең серләренә төшендер!”- дип әйтә кебек.

Мәктәп бусагасын атлап керәм. Һәр адымда укучыларым исәнләшеп узалар. Биредә көн саен кызу эш кайный. Кыңгырау шалтырый, дәресләр башланып китә. Укучыларымны белем алу серләренә, иҗади фикер йөртергә, үз уйларын курыкмыйча әйтергә, белем алу барышында үзара хезмәттәшлек итәргә өйрәтәм.

Күренекле педагог К.Д.Ушинскийның: “Укытучы даими укып торганда гына укытучы була ала”,- дигән сүзләре бүген дә бик мөһим яңгырый. Яңа технологияләрләрнең асылына төшәргә тырышам. Моның өчен күп укырга кирәк. Сингапур структураларын, компьютер технологияләрен үземнең дәресләремдә еш кулланам. Дәресләрем кызыклы да , файдалы да булсын дип тырышам. Авыз тутырып: “Мин беләм!”- дип әйтү укытучыга хас сыйфат түгел, чөнки чын оста – гомер буе өйрәнчек булып кала. Әдәбият укытучысы булганга, мин һәр яңа әдәби әсәрне укып барырыга тырышам. Шуның белән бергә  дәрестә  үтелә торган  һәр әсәрне ел саен яңабаштан укып чыгам. Мәктәпне тәмамлаганда укучыларым минем турында: “Повесть-романнарны яттан белә”, — дип  юкка гына җырламыйлардыр.

Тукайлы мәктәпнең туган тел укытучысы да бөек шагыйребез рухына лаеклы булсын өчен бик күп тырышырга кирәк. Бөтенроссия күләмендә тәҗрибә уртаклашулар, ачык дәресләр, мастер- класслар үткәрергә туры килә. Төрле бәйгеләрдә көч сынашулар, укучыларны олимпиадаларга әзерләү, фәнни эшләр белән шөгыльләндерү, иҗат эшләренә тарту миннән белем дә, тырышлык та, кыюлык та, осталык та таләп итә.

Тукайлы мәктәпкә бик еш танылган язучылар да, тел галимнәре, чит ил кунаклары да, төрле төбәкләрдән татар теле укытучылары да бик еш килә. Аларны лаеклы итеп каршылау, очрашулар уздыру да татар теле һәм әдәбияты укытучысы җилкәсенә төшә.

Укытучы һөнәрен сайлау мине нәрсәгә китерде соң? Сүз тәмен, эш кадерен, яшәү ямен  тоярга.  Бернәрсә дә җиңел бирелми, күп кенә уңышлар артында зур тир ята. Әмма ничек кенә булса да үкенмим. Үз юлымны укытучы буларак сайлау ялгыш булса, икенче мәртәбә дә мин ялгышымны сайлар идем. Каным буйлап укытучы рухы ага, һәрбер дәрес саен яңа яклары белән ачылган тырыш та, акыллы да укучыларсыз мин яши алмас булдым. Киләчәктә укучыларым дөнья мәдәниятен яхшы белү белән беррәттән милли мәдәниятне, әдәбиятны, сәнгатьне, үзенең нәсел җебен, туган төбәгенең тарихын тирәнтен өйрәнгән; иҗади һәм креатив фикерли белүче югары әхлакый сыйфатларга ия шәхесләр булып, кешелеккә сөенеч нурлары чәчсеннәр иде.

Укытучы… Кем син?! Шул сорауга һәрдаим җавап эзлим, әмма хәзергәчә төгәл бер фикергә килә алганым юк. Давылга каршы торучы кораб кебек тә ул, авыр вакытларда барып сыена торган әни кебек тә ул, Әбүгалисина белән Әбелхарисны сыендырган белем мәгарәсе кебек тә ул…

Әйе, укытучы — гаҗәеп серле зат ул! Укучысының хезмәте I турдан үтсә дә сөенә ул! Зур җиңүләргә юл кечкенә уңышлардан башлана. Кечкенә генә бер җиңелү дә кайчак зур отыш булып кире әйләнеп кайта. Үзалдыма куйган максатларга, мең шөкер, ирешә киләм. Тик ничек кенә булмасын, ирешәсе максатларыбыз әле шактый.

Тиздән апрель ае да җитәр. Быел бөек Тукаебызның тууына 130 ел тулачак. Бу юбилейны тиешенчә үткәрү өчен бүгеннән үк тырышырга кирәк. Районкүләм “Тукай эзләреннән” дип аталган рәсем һәм фотолар конкурсларында да, “Тукайга ияреп” дип исемләнгән шигырь язучылар конкурсларында да укучылар бик теләп катнаштылар. Тукай әсәрләрен заманчалаштыру дисеңме, сәхнәләштерү дисеңме, барысын да булдыра укучыларым. Алда әле республикакүләм Тукай укулары. Бөтен Республикадан килгән эшләрне кабул итә башладым инде.

Сөекле Тукаебыз! Син үзең дә укытучы булгансың бит! Белем – тәрбия бирүдә синең әсәрләреңнән бик күп файдаланабыз без. Һәр әсәрең тәрбияви синең, һәр әсәреңдә күпме гыйбрәт!

…Тикшереләсе дәфтәрләремне күтәреп, мин өемә кайтып барам. Арыдым, тик шулай да канәгать үзем. “Укучыларыма бүген биргән белемем эзсез югалмас, аларны имтиханнарда куллана белерләр”,- дигән уй мине бераз тынычландырып та җибәрә. Тукаем да карашлары белән мине озатып бара. Сизелер-сизелмәс кенә елмая кебек ул. “Күтәр башыңны, Миләүшә! Син бүген барысын да яхшы башкардың!”- дип хуплый кебек мине.

Вы можете оставить комментарий, или ссылку на Ваш сайт.
игра скачать гта са торрент бесплатно

Оставить комментарий